Түбән Кама татар дәүләт театры мөдире Рөстәм Галиев вазифасыннан китә

Рөстәм Галие

Аның сүзләренчә, театр эшен яшь буынга тапшырырга кирәк. Әлегә театр җитәкчелегенә намзәтләр билгеләнмәгән.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев җитәкчелек вазифасыннан китә. Бу хакта "Интертат" яза. Хәбәрне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова раслаган. Яңа мөдир намзәте әлегә билгеләнмәгән.

Рөстәм Галиев әлеге карарны үзе кабул иткән. Аның сүзләренчә, бу – вакытында кабул ителгән һәм театр үсеше өчен кирәкле адым.

– Әйе, китүем дөрес. Минем бу турында әйткәнем дә булды. Баш режиссер Лилия Әхмәтова: "Сезне җибәрәсем килми, бергә эшлик әле", – дигән иде. Мин инде китәргә булдым. Бу – дөресрәк юл булыр. Театрга артист булып килдем, артист булып китәрмен. Яшем дә җиткән. Вакыт та җитте", – дигән ул

Аның сүзләренчә, театр эшен яшь буынга тапшырырга кирәк.

Рөстәм Галиев театр сәхнәсендә калачак. Ул хәзерге вакытта театр репертуарындагы "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклендә Әлмәндәр ролен башкара.

Моннан тыш, Рөстәм Галиев күренекле драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан театр фестивале үткәрү ниятен дә белдерде. Түбән Кама татар дәүләт драма театры Туфан Миңнуллин исемен йөртә.

Хәзерге вакытта театр сезоны тәмамланган, труппа җәйге ялда. Рөстәм Галиевны җитәкчелек вазифасыннан рәсми рәвештә озату тантанасы яңа сезон башында планлаштырыла.

Рөстәм Галиев – Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов һәм Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты, Түбән Кама шәһәренең мактаулы заты. Ул театрга нигез салучыларның берсе булып тора. 1989–2024 елларда баш режиссер вазифасын башкарды, 2009 елдан театр директоры булып эшләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!